Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
10 сентябрь 2018, 02:00

Сайлау гадел тыныч шартларда үтте

"Бердәм Русия" партиясе рәисе, Русия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев Бердәм тавыш бирү көне нәтиҗәләре буенча ил төбәкләре белән видеоконференция бәйләнеше аша селектор киңәшмәсе үткәрде. Анда Башкортстан Башлыгы, партиянең Югары Советы әгъзасы Рөстәм Хәмитов та катнашты.

Дмитрий Медведев Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлауларның көндәшле үтүен билгеләде.

- Алдан исәпләү нәтиҗәләре яхшы, - диде Дмитрий Медведев. - Без сезне сайлау кампаниясен уңышлы үткәрүегез белән котлыйбыз, уңышлар телибез.

- Башкортстан, һәрваттагы кебек, сайлауны үткәрүдә актив эшләде. Тавыш бирүдә халыкның 50 процентка якыны катнашты, - диде Рөстәм Хәмитов. - Эшкәртелгән бюллетеньнәр буенча "Бердәм Русия" партиясе, 61 процент җыеп, җиңү яулый. 55 округның күпчелегендә партия вәкилләре җиңгән.

Республикада сайлау тыныч шартларда үтте.

Дмитрий Медведев, Бердәм тавыш бирү көненә нәтиҗә ясап, "Бердәм Русия" партиясе яхшы нәтиҗә күрсәтте, дип белдерде.


“Өмет” гәзитеннән.
Читайте нас: