Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
27 июнь 2019, 02:00

Республика башлыгы вазыйфасына кандидатлар күрсәтү тәмамланды

Сәяси партияләр тарафыннан төбәк җитәкчесе постына 11 кандидат тәкъдим ителде.

Сәяси партияләр тарафыннан төбәк җитәкчесе постына 11 кандидат тәкъдим ителде.
Үз кандидатураларын яклау өчен аларга муниципаль фильтр аша үтәргә – республика муниципаль берәмлекләре вәкаләтле органнары депутатларының 454 имзасын җыярга кирәк. Шул ук вакытта бу документта кимендә 48 муниципаль район һәм шәһәр округлары вәкаләтле органнары депутатларының 56 имзасы булырга тиеш.
Имзалы кәгазьләрне кандидатны теркәү өчен кирәкле башка документлар белән бергә республика Үзәк сайлау комиссиясенә 2019 елның 1 июленьнән 11 июленә кадәр тапшыру зарур. Үзәк сайлау комиссиясенең эшче төркеме документларны, шул исәптән кандидатны хуплау кәгазьләрендә куелган култамгаларның дөреслеген 10 көн дәвамында 20 июльдән дә соңламый тикшерергә бурычлы.
Кандидатлар турында мәгълүматны БР Үзәк сайлау комиссиясенең bashkortostan.izbirkom.ru сайтында “Сайлаулар 2019” бүлегендә табырга мөмкин.
Читайте нас: