Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
9 август 2019, 02:00

Ике бюллетень алачакбыз

Хәбәр итүебезчә, 8 сентябрьдә районыбыздареспублика Башлыгын һәм егерме авыл биләмәсе Советы депутатларын сайлау узачак.

Хәбәр итүебезчә, 8 сентябрьдә районыбызда республика Башлыгын һәм егерме авыл биләмәсе Советы депутатларын сайлау узачак. Нәкъ шуның өчен бердәм тавыш бирү көнендә сайлаучылар ике бюллетень алачак. Беренчесе – республика Башлыгы вазыйфасына кандидат, икенчесе – урындагы Совет депутатлыгына кандидат өчен.
Территориаль сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, Башкортстан җитәкчесен сайлауга районыбызга - өч телдәге 32600 сайлау бюллетененә, шул исәптән КОИБлар (сайлау бюллетеннәрен комплекслы эшкәртү җиһазлары) файдаланып тавыш бирү өчен 6100 сайлау бюллетененә заказ бирелгән. Үткән сайлаулардагы кебек үк, район үзәгендәге дүрт участок – 821нче (мәдәният сарайы), 826нчы (4нче мәктәп), 827нче (башкорт лицее) һәм 828нче (гимназия) сайлау участоклары сайлаучылары электрон урналар кулланып тавыш бирәчәк.
-Урындагы сайлауларга да без шунча бюллетеньгә заказ бирәчәкбез. Сайлау бюллетеньнәренең тексты һәм формасы расланды, аларны да өч телдә әзерләячәкбез. 56 округ сайлаучылары өчен – рус, 50 округка – рус-башкорт телләрендә һәм 72 округ өчен рус-татар телләрендә булачак. Ике сайлау буенча тавыш бирү бюллетеньнәре 6 сентябрьдән дә соңламыйча участок комиссияларенә тапшырылачак,- дип аңлатма бирде территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәйлә Шәфыйкова.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Фото: Яндекс
Читайте нас: