Әлшәй хәбәрләре
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
21 август 2019, 02:00

“Исәнмесез! Мин участок комиссиясеннән”

Сайлауларны оештыручылар квартиралар (йортлар) буйлап йөрергә чыкты

Сайлауларны оештыручылар квартиралар (йортлар) буйлап йөрергә чыкты
Гадәттәгечә участок сайлау комиссияләре үз эшен сайлау турында хәбәр итүдән һәм сайлаучылар исемлеген өстәмә аныклаудан башлый.
-Квартираларны (йортларны) йөреп чыгу ике этапта: 19 августтан 26 августка кадәр һәм 29 августтан 5 сентябрьгә кадәр үткәреләчәк. Бу чорда хәлиткеч тавыш бирү хокукына ия участок сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучыларга тавыш бирү көне, урыны һәм вакыты турында хәбәр итә. Быел беренче тапкыр сайлаучыларга уңайлы булсын өчен участоклар иртәнге сәгать җидедән ачылачак, тавыш бирү кичке тугыз сәгатьтә тәмамланачак. Алар шулай ук “Мобиль сайлаучы” механизмы мөмкинлекләре, урындагы сайлауларда вакытыннан алда тавыш бирү турында (ул 28 августта башлана) аңлатачаклар. Мәгълүматларны аныклау өчен сайлаучылар исемлеген тикшерүгә чакыру кәгазе тапшырыла, - ди территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәйлә Шәфыйкова.
Сайлауларны оештыручылар алдында шулай ук беренче тапкыр тавыш бирүчеләр, студентлар, өйләрендә тавыш биргән инвалидлар турында мәгълүмат җыю бурычы да тора.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, йортлар буйлап йөрү Үзәк сайлау комиссиясе карары буенча үткәрелә. Комиссия әгъзаларының иминлеген тәэмин итү максатында полиция белән үзара эш итү оештырылды.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: