Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
5 сентябрь 2019, 02:00

Сайлауларга килегез!

Якшәмбе, 8 сентябрьдә, безне мөһим вакыйга көтә.

Якшәмбе, 8 сентябрьдә, безне мөһим вакыйга көтә. Без, барлык республика халкы кебек, Башкортстан Башлыгын, шулай ук авыл биләмәләре Советлары депутатларын сайлаячакбыз.
Бу көнне район сайлаучыларына 49 сайлау участогы үз ишекләрен ачачак. Тавыш бирү иртәнге 7 сәгатьтә башлана һәм 21 сәгатькә кадәр дәвам итә.
Хөрмәтле әлшәйлеләр! Әгәр сез үзегезне Башкортстанның, туган ягыгызның патриоты дип санасагыз, республика, район, авыл халкының язмышын хәл итүче мөһим вакыйгадан читтә калмагыз. Үз сайлау участогыгызга барып тавыш бирегез! Якыннарыгызның киләчәге сезнең карарга, сезнең тавышыгызга бәйле!
Рәйлә ШӘФЫЙКОВА,
территориаль сайлау комиссиясе рәисе.
Фото: Яндекс
Читайте нас: