Әлшәй хәбәрләре
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
8 сентябрь 2019, 02:00

Авыл яшәсен һәм чәчкә атсын, ә республикабыз тик алга барсын өчен.

Бүген Түбән Әүрез халкы да актив тавыш бирә.

Бүген Түбән Әүрез халкы да актив тавыш бирә.


858нче сайлау участогына Түбән Әүрез, Әүрезтамак, Түбән Әүрез авыллары керә.

-Бездә барлыгы 596 сайлаучы теркәлгән, авылда халык сайлауларга һәрвакыт актив йөри, - ди участок сайлау комиссиясе рәисе Ринат Арысланов.- Өлкән яшьтәгеләр һәм аз мобильле гражданнар гариза буенча өйләрендә тавыш бирә.

Гөлнара Петрова да сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучылар исәбенә керә. Әмма ул әнисе, уллары ярдәмендә участокка килеп тавыш бирә.

-Без Түбән Әүрездә туып-үскән кешеләр түгел, әмма бу матур табигатьле, халкы ярдәмчел, изге күңелле булган авылны бөтен йөрәгебез белән яратабыз. Авылыбызның яшәвен һәм чәчкә атуын, республикабызның тик алга баруын, яңа эш урыннары булдырылуын, инвалидларның проблемалары хәл ителүен телибез. Шуның өчен тавыш бирәм, -ди Гөлнара Мәдис кызы.


Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Читайте нас: