Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
8 сентябрь 2019, 02:00

Өлкәннәр сайлауларга беренче килә

Район участокларына халык күпләп килә башлады.

Район участокларына халык күпләп килә башлады.Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, районда 10 сәгатькә 4711 кеше (14,69 процент) тавыш биргән дә инде.


Сайлауларга олы яшьтәгеләр дә, яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә килә. Иң беренче, әлбәттә, өлкән буын вәкилләре сайлый. Хезмәт ветераны, 84 яшьлек Надежда Ивановна Надршина, һәрвакыттагыча, яхшы кәеф белән, елмаеп килеп инде, ул район үзәгендәге 824нче сайлау участогында тавыш бирә. Шаян сүзләр әйтеп, сайлау комиссиясендә утырган кызларның да, беренче сайлаучыларның да күңелен күтәрде.


Мәндән авылында яшәүче 94 яшьлек Фәния Хисаметдин кызы Нургалиева да, өлкән яшьтә булуына карамастан, һәр сайлауга үз участогына килә.

-Республикабызның язмышы хәл ителгән көнне ничек итеп өйдә каласың инде,-ди, елмаеп Фәния әби.


Читайте нас: