Кичке сәгать 9да районның барлык 49 сайлау участогы да сайлаучылар өчен ябылды.
Әмма сайлаучылар өчен генә. Ә сайлау комиссияләре әгъзалары өчен эш дәвам итә – алар тавышларны саный башлый.
Республика Башлыгын һәм авыл Советлары депутатларын сайлау йомгаклары турында без сезгә мотлак хәбәр итәрбез, хөрмәтле гәзит укучыларыбыз. Гәзитебезне карап барыгыз!