Әлшәй хәбәрләре
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
8 сентябрь 2019, 02:00

Участокларда – беренче сайлаучылар!

Быел беренче тапкыр сайлау участоклары иртәнге 7дә ачылды. Бу вакытка инде тәүге сайлаучылар да килде!

Быел беренче тапкыр сайлау участоклары иртәнге 7дә ачылды. Бу вакытка инде тәүге сайлаучылар да килде!



Әйтергә кирәк, алар аз түгел. Мәсәлән, Аксен агросәнәгать колледжында урнашкан 833нче участокта озак еллар гомерен авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләүгә багышлаган, республиканың атказанган укытучысы, элекке староста, 78 яшьлек Рәшит Ниязбәк улы Әхмәтгалиев беренчеләрдән булып тавыш бирде. Яшьләр дә калышмый. Шушында ук колледжның беренче курсында укучы булачак технолог Алмаз Шәмголов та тавыш бирде. 8 сентябрь аның өчен истәлеклк көн – ул гомерендә беренче тапкыр сайлый.


Илебезнең агросәнәгать комплексы почетлы хезмәткәре, “Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесенең алмаштыргысыз җитәкчесе Наил Мәсгуть улы Әминев та бүген иң беренчеләрдән булып сайлады. Ул Әбдрәшит авылындагы участокта тавыш бирде. Актив сайлаучылар арасында Никифар авылының шәрәфле шәхесе Фуат Хөснулла улы Мусин да бар.


Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: