Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
8 сентябрь 2019, 02:00

Зур һәм мөһим вакыйга

Гәйнәямакта сайлаулар һәрвакыт бәйрәм кебек үтә, халык актив тавыш бирә.

Гәйнәямакта сайлаулар һәрвакыт бәйрәм кебек үтә, халык актив тавыш бирә.


Хәтеремдә, балачагымда бу көнне безгә авыл Советының бәләкәй авылларында яшәгәннәр мотлак кунакка керә иде. Матур итеп киенеп, күчтәнәчләр белән. Сайлауларга килгәндә алар туганнарының да хәлен белеп чыга иде. Шуңа да сайлаулар зур һәм мөһим вакыйга булып хәтердә калган.


Гәйнәямакта сайлаулар бүген дә шулай үтә. 837нче сайлау участогына Гәйнәямактан тыш тагын да Айтуган, Бүдәньяр, Иршат һәм Тукмакбаш авылары керә.

- Бездә барлыгы 719 сайлаучы теркәлгән, 12 сәгатькә аларның 275е тавыш бирде. Бу 38 процент, -дип хәбәр итте участок сайлау комиссиясе рәисе Рәзилә Диярова.


59 сайлаучы өйдә сайларга теләк белдерде. Гөлшат Байбекова белән Рәис Дияров участокка беренчеләр булып килеп тавыш бирде. Тәүге сайлаучыларга комиссия әгъзалары бүләкләр әзерләде. Беренче тапкыр тавыш биргән яшь сайлаучылар – нефть университеты студентлары Дилә Курмеева белән Гөлназ Хәбибуллина да бүләксез калмады.


Зилә Вәлиуллина.
Читайте нас: