Әлшәй хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
9 сентябрь 2019, 02:00

Бюллетеньнәрнең 90 проценты эшкәртелгән: кем алда баруы билгеле

Бюллетеньнәрнең 90,71 проценты эшкәртелгәннән соң республикада Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның иң күп тавыш җыюы билгеле булды.

Бюллетеньнәрнең 90,71 проценты эшкәртелгәннән соң республикада Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның иң күп тавыш җыюы билгеле булды. ТАСС мәгълүматлары буенча, ул сайлаучыларның 81,97 процент тавышын җыйган.


Икенче урында КПРФтан кандидат Юнир Котлыгуҗин – 6,87 процент. Аннары ЛДПРдан Иван Сухарев (4,62 процент), “Яблоко”дан Зөлфия Гайсина (1,51 процент), “Гадел Русия”дән Юрий Игнатьев (1,23 процент), “Русия патриотлары”ннан Рәфис Кадыйров (1,1 процент), “Гражданнар көче”ннән Владимир Барабаш (0,97 процент) һәм “Пенсионерларның Русия партиясе”ннән Владимир Кобзев (0,82 процент) килә.


Якынча мәгълүматлар буенча, 8 сентябрьдә узган сайлауларда сайлаучыларның 70,35 проценты тавыш биргән.


Чыганак : “Башинформ”.

Фото: “Башинформ”.
Читайте нас: