Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
26 июнь 2020, 12:15

Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү 25 июньдә башланды

Үз фикерегезне участокта яки өегездә белдерергә мөмкин.

Хәтерегезгә төшерәбез, илнең Төп законына төзәтмәләр кертү буенча гомумрусия тавыш бирү көне 1 июль дип игълан ителгән иде. Әмма пандемия шартларында гражданнарның хәвефсезлеген тәэмин итү өчен ул атна буе дәвам итәчәк. Шулай итеп, Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча үз фикерегезне пәнҗешәмбе, 25 июньнән белдерергә була.
Республикада 65 яшьтән өлкәннәр өчен үзаллы изоляция дәвам итә. Шуңа да күп кенә өлкән яшьтәгеләрдә, ничек тавыш бирергә – өйдәме, әллә участоктамы, дигән сорау туа.
-Эпидемиологик хәлгә бәйле, иң ихшысы - өйдә, - дип киңәш итә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәйлә Шәфыйкова. – Моның өчен участок комиссиясенә телефон аша шалтыратырга кирәк, телефон номерлары алдан таратылган чакыру кәгазендә язылган. Тавыш бирүче кеше комиссиягә үзе генә түгел, аның туганы, шулай ук социаль хезмәткәр дә мөрәҗәгать итә яки шалтырата ала.
Читайте нас: