Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
6 август 2020, 12:23

13 сентябрьдә – сайлаулар

Район Советы депутатлыгына кандидатлар теркәү тәмамланды

Район Советы депутатлыгына кандидатлар теркәү тәмамланды
Хәбәр итүебезчә, районыбызда бердәм тавыш бирү көнендә – 13 сентябрьдә, муниципалитетның вәкаләтле органына депутатлар сайлау узачак.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәйлә Шәфыйкова хәбәр итүенчә, 19 депутат мандатына 57 кандидат дәгъва итә.
Дәгъвачыларның күпчелеге гүзәл зат вәкилләре – 30 хатын-кыз һәм 27 ир-егет. Шуларның уналтысы – 30-39 яшьтә, унбише – 50 яшьтән 59 яшькәчә, шунча ук кеше – 40-49 яшьтә. Алар арасында яшьләр дә бар – алты кандидатка 30 яшь тә тулмаган. Ә бишесе 60 яшьтән узган.
Кандидатларның күпчелеге югары белемле. Унҗиде кеше - мәгариф системасын, сигезе – мәдәният һәм спортны, бишесе – агросәнәгать комплексын, икесе – сәламәтлек саклау, дүртесе – элемтә һәм транспорт өлкәсен тәкъдим итә. Депутатлык мандатына дәгъвачылар арасында малтабарлар, шулай ук пенсионерлар һәм вакытлыча эшләмәүчеләр дә бар.
Фото:orlr.ik57.ru
Читайте нас: