Әлшәй хәбәрләре
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
31 август 2020, 18:30

13 сентябрьдә кайдадыр барырга уйласагыз, алдан тавыш бирә аласыз

Хәтерегезгә төшерәбез, бердәм тавыш бирү көнендә район Советына депутатлар сайлыйбыз.

Хәтерегезгә төшерәбез, бердәм тавыш бирү көнендә район Советына депутатлар сайлыйбыз. Әбдрәшит һәм Кыпчак-Аскар авыл Советларында бу көнне шулай ук авыл депутатларын өстәмә сайлау узачак.
2 сентябрьдә участок сайлау комиссияләре эш башлаячак. Шушы көннән алып барлык сайлау участокларында алдан тавыш бирергә мөмкин.
-Алдан сайлау хокукыннан 13 сентябрьдә билгеле сәбәпләр белән яшәү урыны буенча сайлауга килә алмаганнар файдалана ала. Мәсәлән, студентлар, вахтачылар, ял итәргә яки дәваланырга китүчеләр. Алай гына да түгел. Быел, пандемия шартларында, сайлау көнендә халыкның күпләп җыелуын булдырмас өчен, 65 яшьтән узган сайлаучыларның үз участокларында алдан тавыш бирү мөмкинлеге бар, -диде территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәйлә Шәфыйкова. – Алдан тавыш бирү эш көннәрендә - 16 сәгатьтән 20 сәгатькә, ә ял көннәрдә 9 сәгатьтән 13 сәгатькәчә оештырылачак.
-Кандидатлар турында мәгълүматлар район хакимияте сайтында бар, алар турында үзегезнең сайлау участогында да белергә мөмкин. Әмма безнең бөтен сайлаучылар да компьютерда эшләү осталыгына ия түгел бит, шул ук вакытта мәгълүмат алу өчен генә һәркем сайлау участогына бармый. Шулай булгач, депутатлык мандатына дәгъва итүчеләрне ничек белә алабыз?
-Комиссия әгъзалары сайлауга, шулай ук алдан сайлауга чакыру кәгазьләре таратачак. Бланкның артында анык сайлау округы буенча теркәлгән кандидатлар турында мәгълүмат язылган.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, сайлау комиссияләренең эше һәм тавыш бирү процессы эпидемиологик хәлне исәпкә алып оештырылачак. Участок комиссияләре шәхси саклану, дезинфикция чаралары белән тәэмин ителгән. Алдан тавыш бирүчеләрнең сайлау участогына битлектә һәм перчаткада килүен сорыйбыз. Шулай ук паспортыгызны да алырга онытмагыз.
Читайте нас: