Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Армиядә хезмәт иткән еллар педагогик стажга керәме?

“Педагогия институтын тәмамлаганнан соң армиядәхезмәт иттем һәм егерме елдан артык укытучы булып эшлим.

“Педагогия институтын тәмамлаганнан соң армиядә хезмәт иттем һәм егерме елдан артык укытучы булып эшлим. Тиешле еллар эшләгән өчен(выслуга буенча) вакытыннан алда пенсиягә чыгуга армиядә хезмәт иткән ике ел педагогик стажга кертелә аламы?” – дип сорый бер укытучы.
РФ Пенсия фондының Әлшәй районындагы идарәлеге җитәкчесе Минеслам ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ җавап бирә:
-Әгәр сез 1959 елның 17 декабрендәге 1397нче карар белән расланган тиешле еллар эшләгән өчен пенсиягә чыгу хокукы биргән исемлеккә кергән учреждениеләрдә, оешмаларда һәм вазыйфаларда эшләгән булсагыз, 1993 елның 1 октябренә кадәрге хәрби хезмәт стажга кертелә ала.
Тулырак мәгълүмат алу өчен Пенсия фонды идарәләгенә мөрәҗәгать итегез.
Читайте нас: