Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Кайчан кар явыр һәм суыклар башланыр?

“Декабрь җитте, ә һаман да кар юк, көннәр җылы тора. Кышны биксалкын була икән, дигәннәр иде бит.

“Декабрь җитте, ә һаман да кар юк, көннәр җылы тора. Кышны бик салкын була икән, дигәннәр иде бит. Суыклар кайчан башланыр икән?” – дип сорый Идрис авылында яшәүче бер пенсионер.


-Календарьда кыш ае башланса да, явым-төшем буенча үзгәрешләр көтелми, - дип хәбәр иттеләр Башгидрометүзәктән. – Элеккечә Көньяк Уралда һава торышына көчле Азия антициклоны йогынты ясаячак, шунлыктан Башкортстанда явым-төшем дә, каты суыклар да әлегә булмаячак.
Синоптиклар әйтүенчә, бүген республика территориясенең 50-60 процентында кар катламы 1-7 сантиметр тәшкил итә. Тәү тапкыр мондый карсыз кыш башы 2005 елда күзәтелгән иде. Ул елда 9-10 декабрьдә генә кар яуды. 2008 елда 13-14 декабрьдә ныклап кар ятты.
Читайте нас: