Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Яшел купшыкай кайдан килгән?

“Яңа ел бәйрәме дә якынлаша. Бу көннәрдә районүзәгенең Совет мәйданында, шулай ук “Лачын” спорт сарае һәм Яңавыл бистәсендәге1нче балалар бакчасы янына чыршылар куйдылар.

“Яңа ел бәйрәме дә якынлаша. Бу көннәрдә район үзәгенең Совет мәйданында, шулай ук “Лачын” спорт сарае һәм Яңавыл бистәсендәге 1нче балалар бакчасы янына чыршылар куйдылар. Аларны кайдан алып кайттылар икән?” – дип кызыксына күп балалы ана.
-Без аларны Аксен урман хуҗалыгынан сатып алдык. Совет мәйданында урнаштырылган чыршының биеклеге - 13 метр, Спорт сарае һәм 1нче балалар бакчасы янындагылары 10 һәм 8 метрга җитә, - дип җавап бирде Раевка авыл биләмәсе башлыгы урынбасары Вадим КИЛЧУРИН. – Елның төп символын бизәүгә халык та үз өлешен кертә ала. Авыл Советы хакимияте төсле кагәзьдән яки тукымадан, мамыктан, картоннан яки башка материалдан ясалган иң матур яңа ел уенчыгына (әкият һәм мультфильм геройлары, кар бабай, кар бөртеге, Кыш бабай, Карсылу һәм башкалар) конкурс игълан итте. Ул 18 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Төрле номинацияләр каралган конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Тулырак мәгълүматны безнең рәсми сайтта алырга мөмкин. Конкурска тәкъдим ителгән барлык уенчыклар белән Раевка авылындагы яңа ел чыршылары бизәләчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү 31 декабрьдә Совет мәйданында узачак.
Читайте нас: