Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Күчемсез милекнең бәясен ничек белергә?

“Йортымның бәясен кайдан белергә мөмкин икән?” – дип сорый авылда яшәүче бер ир.

“Йортымның бәясен кайдан белергә мөмкин икән?” – дип сорый авылда яшәүче бер ир.
Җирне файдалану һәм саклау буенча Башкортстан Республикасының Әлшәй һәм Дәүләкән районнары баш дәүләт инспекторы урынбасары Юрий БАРТНОВСКИЙ җавап бирә:
-Күчемсез милекнең кадастр бәясен сез Росреестр сайтының “Милек хуҗаларының шәхси кабинеты”нда, “Ачык кадастр картасы” һәм “Онлайн режимда күчемсез милек объектлары буенча белешмә мәгълүмат” сервислары аша белә аласыз.
Шулай ук Күпфункцияле үзәккә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин (Раевка авылы, Ленин урамы, 111, тел. 3-08-05).
Кадастр бәясе белән риза булмаган очракта, судка яки Росреестрның Башкортстан Републикасы буенча идарәлеге каршындагы кадастр бәясен билгеләү йомгаклары турында бәхәсләрне тикшерү комиссиясенә мөрәҗәгать итә аласыз. Комиссиягә мөрәҗәгать итү тәртибе һәм вакыты турында мәгълүмат http://rosreestr.ru сайтында урнаштырылган.
Читайте нас: