Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Социаль стипендия кемнәргә бирелә?

“Кызымны ялгызым тәрбиялим. Ул югары укыу йортында белем ала. Аның социаль стипендия алырга хокукы бармы һәм аны билгеләгәндә уку формасы исәпкә алынамы?” – дип сорый район үзәгендә яшәүче бер хатын.

“Кызымны ялгызым тәрбиялим. Ул югары укыу йортында белем ала. Аның социаль стипендия алырга хокукы бармы һәм аны билгеләгәндә уку формасы исәпкә алынамы?” – дип сорый район үзәгендә яшәүче бер хатын.
Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалының район бүлеге җитәкчесе Рәзимә БАЙБУРИНА җавап бирә:
-Стипендиянең бу төре югары уку йортларының көндезге бүлекләрендә укучы студенттарга гына бирелә. Ләкин, аны алу өчен, студент гаиләсенең финанс хәлен документлар ярдәменда исбатлау зарур. Моның өчен безнең бүлеккә мөрәҗәгать итәргә яки 2-27-85, 2-34-53 телефоннары буенча шалтыратырга кирәк.
Читайте нас: