Әлшәй хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Дача амнистиясе” тәмамлана

“Радиодан 1 мартта торак йортлар өчен “дача амнистиясе”нең тәмамлануы турында ишеттем. Ул кемнәргә кагыла?” – дип сорый хезмәт ветераны. Росреестрның БР буенча идарәлеге Әлшәй һәм Дәүләкән районнары буенча бүлеге җитәкчесе Рөстәм ХАРИСОВ җавап бирә: -1 мартка кадәр шәхси торак төзелеше объектын дәүләт кадастр исәбенә алу һәм дәүләт милке хокукын теркәү техник план нигезендә генә гамәлгә ашырыла, анда мотлак төзелешкә рөхсәт тә керә. 1 марттан соң, әгәр “дача амнистиясе” вакыты озайтылмаса, хокукны теркәү өчен милекне файдалануга тапшыруга рөхсәт кәгазе кирәк була.

“Радиодан 1 мартта торак йортлар өчен “дача амнистиясе”нең тәмамлануы турында ишеттем. Ул кемнәргә кагыла?” – дип сорый хезмәт ветераны.
Росреестрның БР буенча идарәлеге Әлшәй һәм Дәүләкән районнары буенча бүлеге җитәкчесе Рөстәм ХАРИСОВ җавап бирә:
-1 мартка кадәр шәхси торак төзелеше объектын дәүләт кадастр исәбенә алу һәм дәүләт милке хокукын теркәү техник план нигезендә генә гамәлгә ашырыла, анда мотлак төзелешкә рөхсәт тә керә. 1 марттан соң, әгәр “дача амнистиясе” вакыты озайтылмаса, хокукны теркәү өчен милекне файдалануга тапшыруга рөхсәт кәгазе кирәк була.
Шуңа да игътибар итегез, 2001 елның 30 октябренә кадәр гражданнарга бакчачылык, яшелчәчелек, дача хуҗалыгы, шулай ук шәхси торак төзү һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, участокларда бакча һәм дача йортлары, каралты-куралар, мунча, гараж төзүне кертеп, җир участокларына хокукны теркәүгә “дача амнистиясе” чикләнмәгән.
Шулай итеп, торак йортка хокукны теркәүне гадиләштерелгән тәртиптә (файдалануга тапшыруга рөхсәт кәгазеннән тыш) оформить итәргә теләүчеләргә ашыгырга кирәк. Документларны Күпфункцияле үзәк яки Росреестр порталы аша электрон рәвештә тапшыра аласыз.
Сездән:
бер үк вакытта дәүләт кадастр исәбенә алу һәм милек хокукын дәүләт теркәве турында гариза;
төзелешкә рөхсәт кәгазе кушымтасы белән техник план (кадастр инженеры төзи);
әгәр җиргә хокук күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән булса, участоктан файдалану хокукы бирүче документлар таләп ителә.
Моннан тыш сезгә 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк булачак.
Читайте нас: