Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Бала кем белән кала?

Кызганычка каршы, статистикадан күренүенчә, никахларның яртысыннан күбрәге таркала һәм башлыча яшь парлар аерылыша. Нәтиҗәдә еш кына баланың кем белән калырына, аның нинди тәртиптә һәм ничек ата-анасы белән аралашуына бәйле бәхәсләр килеп туа. Без Әлшәй район суды судьясы ярдәмчесе Светлана ШӘМСЕТДИНОВАНЫҢ шушы сорауларга җавап бирүен үтендек.

- Суд һәрбер очракны тикшергәндә анык хәл-шартларны исәпкә ала. Закон монда баланың әтисен яки әнисен якын күрүен, аның яшен, әтинең яки әнинең әхлакый һәм башка шәхси сыйфатларын, баланы тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудырылуын кертә. Шулай ук баланың әтисе яки әнисе белән күпме вакыт бергә яшәве, аерым яшәүче атаның яки ананың баланы тәрбияләүдәге, аны матди яктан тәэмин итеүдәге роле дә игътибарга алына. Һәм дә ата - ананың баланы тәрбияләүдән читләшү, бергә яшәгәндә балага карата аяусыз мөнәсәбәттә булу очраклары да исәпкә алына.
Суд практикасында күбесенчә бала әнисе белән яшәргә калдырыла. Бу очракта суд балигъ булмаган баланың мәнфәгатьләреннән чыгып эш итә. Ана кешенең көнкүреш яшәү шартлары, характеристикасы, опека һәм попечительлек органы заключениесе исәпкә алына.
Аерым яшәүче ата яки ананың да бала белән аралашуда никах таркалганга кадәрге хокуклары саклана. Баласы белән ирекле рәвештә күрешүдән мәхрүм ителгән очракта алар аралашу тәртибен билгеләүне таләп итеп, судка гариза белән мөрәҗәгать итә ала. РФ Гаилә кодексының 67нче статьясына ярашлы, картәти, картәни, абыйлар, апалар һәм башка туганнар да бала белән аралашу хокукына ия.
Читайте нас: