Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Табибка язылуның бердәм номеры үзгәрде

“Поликлиникада табиб кабул итүенә телефон буенча ничек язылырга?” – дип шалтырата безгә еш кына өлкән яшьтәге кешеләр. -20 февральдән табибка язылу өчен республика Сәламәтлек саклау министрлыгы Контакт-үзәгенең бердәм бушлай номеры үзгәрде.

“Поликлиникада табиб кабул итүенә телефон буенча ничек язылырга?” – дип шалтырата безгә еш кына өлкән яшьтәге кешеләр.
-20 февральдән табибка язылу өчен республика Сәламәтлек саклау министрлыгы Контакт-үзәгенең бердәм бушлай номеры үзгәрде. Хәзер 09383 урынына 1301 саннары белән шалтыратырга кирәк, - дип аңлаттылар Раевка үзәк район дәваханәсендә. – Безнең поликлиниканың коды элеккечә – 540.
1301 бердәм бушлай номеры буенча сез беренче звено белгечләре: терапевт, педиатр, стоматолог, гинеколог һәм дерматовенерологка языла аласыз.
Табиб кабул итүенә элеккечә поликлиника регистратурасында 8 (34754) 2-20-62 (өлкәннәр өчен регистратура), 2-39-65 (балалар консультациясе), 3-22-08 (стоматология бүлеге) номерлары буенча да языла аласыз. Шулай ук поликлиникада инфомат яки http://www. gosuslugi.ru/ дәүләт хезмәтләре порталы аша да язылырга мөмкин.
Ашыгыч медицина ярдәмен 03, 8 (34754) 2-20-00, 112, 8-937-859-7282 номерлары буенча чакыртырга була.
Читайте нас: