Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Һәр шоферның яктылык кайтаручы жилеты булырга тиеш

“Гәзиттә ЮХХДИ бүлекчәсе җитәкчесе Салават Котлыев белән әңгәмәне кызыксынып укып чыктым. Анда, шофер таныклыгын алмаштырганда яңадан имтихан тапшырырга кирәкми, дигәнне укып тынычландым.

“Гәзиттә ЮХХДИ бүлекчәсе җитәкчесе Салават Котлыев белән әңгәмәне кызыксынып укып чыктым. Анда, шофер таныклыгын алмаштырганда яңадан имтихан тапшырырга кирәкми, дигәнне укып тынычландым. Ә менә тиздән бөтен шоферларга да мотлак кирәк булачак яктылык кайтаручы жилетлар турында бернәрсә дә әйтелмәгән. Алар нинди төстә булырга тиеш яки әллә аерма юкмы?” – дип сорый автоһәвәскәр-пенсионер.
-18 марттан Юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр гамәлгә керәчәк, аларга ярашлы, шоферлар авыллардан читтә тәүлекнең караңгы вакытында мәҗбүри тукталган, я булмаса күрү чикләнгән шартларда юлда яки юл читендә туктап торган очракта яктылык кайтаручы материалдан сызыклары булган куртка яки жилет кияргә тиеш, - дип аңлаттылар Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча ЮХХДИ бүлекчәсендә. – Жилетның төсе әһәмиятле түгел. Ә менә бу кагыйдәне бозган өчен 500 сум күләмендә штраф билгеләнгән.
Читайте нас: