Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Хөкем ителгәнлек булмау турында белешмә кирәк

“Эшкә урнашып йөрим, хөкем ителгәнлек булмау турында белешмә сорыйлар. Аны ничек тизрәк алырга икән”, - дип шалтыратты безгә тиздән вахта ысулы белән эшләргә китәчәк ир.

“Эшкә урнашып йөрим, хөкем ителгәнлек булмау турында белешмә сорыйлар. Аны ничек тизрәк алырга икән”, - дип шалтыратты безгә тиздән вахта ысулы белән эшләргә китәчәк ир.
-Хөкем ителгәнлек булу-булмау турында белешмә бирү буенча дәүләт хезмәтен Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәге күрсәтә. Белешмә алуның иң уңайлы һәм тиз алымы – гаризаны электрон рәвештә бирү, - дип аңлатма бирде Русия Эчке эшләр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлеге штабы өлкән инспекторы Гөлнара ХАҖИӘХМӘТОВА. – Моның өчен www.gosuslugi.ru сайтында теркәлеп махсус код алырга кирәк. Әйткәндәй, шәхесне раслау кодын хәзер гражданнарны кабул итү вакытында безнең Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә дә алырга мөмкин.
Дәүләт хезмәтләре сайтында электрон гариза бланкын тутырыгыз һәм әзер белешмәне алу алымын сайлагыз:
“шәхсән мәгълүмат үзәгендә” – Уфа шәһәре, Ленин урамы, 7адресы буенча (Коммунистик урамы яклап керергә, Эчке эшләр министрлыгының иҗтимагый кабул итү бүлмәсе) яки “теркәлгән адрес буенча почта аша” – белешмә яшәгән урын буенча полиция бүлегендә биреләчәк.
Читайте нас: