Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җир участоклары хуҗалары өчен салым кайтармалары

“Пенсионерларга җир салымы буенча яңа салым кайтармалары турында ишеттем. Тулырак аңлатма бирә алмассызмы икән?” – дип сорый Трунтаиш авылында яшәүче ир.

“Пенсионерларга җир салымы буенча яңа салым кайтармалары турында ишеттем. Тулырак аңлатма бирә алмассызмы икән?” – дип сорый Трунтаиш авылында яшәүче ир.
- Льготалы категориягә кергән гражданнарга бер участок буенча 600 квадрат метрның кадастр бәясенә салымны киметүче салым кайтармалары билгеләнде. Льготага ия булучылар исәбендә пенсионерлар, Советлар Союзы һәм Русия Федерациясе Геройлары, I һәм II төркем инвалидлары, балачактан инвалидлар, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм башкалар бар, - дип аңлатма бирделәр Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча 31нче районара инспекциясендә.
- Льготадан файдалану өчен 2017 ел салымнарын түләгәндә льготачылар 1 июльгә кадәр салым кайтармалары кулланылачак участок турында салым органнарына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Белдерү кәгазен шулай ук “шәхси кабинет” яки почта аша җибәрергә мөмкин.
Әгәр салым түләүче элек льготадан файдаланган булса (мәсәлән, пенсионер милеккә салым буенча), белдерү кәгазе җибәрү кирәкми. Ә кем 2018 елда беренче тапкыр мондый хокукка ия булса (мәсәлән, быел пенсия яшенә җитсә), салым органына льгота алу өчен гариза тапшырырга кирәк.
Читайте нас: