Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

“Йорт комплекты” программасы гамәлдәме?

“Быел өй сала башларга иде. “Йорт комплекты” программасы турында язсагыз иде. Ул һаман да гамәлдәме һәм безгә кайда мөрәҗәгать итәргә?” – дип сорый Идрис авылыннан яшь гаилә.

“Быел өй сала башларга иде. “Йорт комплекты” программасы турында язсагыз иде. Ул һаман да гамәлдәме һәм безгә кайда мөрәҗәгать итәргә?” – дип сорый Идрис авылыннан яшь гаилә.
-“Йорт комплекты” программасы гамәлдә, - дип җавап бирә район хакимиятенең торак программаларын тормышка ашыру буенча баш инспектор Зөлфия ВӘЛИШИНА. – Ул түбәндәгечә тормышка ашырыла: “Башкортстан Республикасының торак төзелеше үсеш фонды” коммерция булмаган оешмасы 5 процентлык льготалы заемны биш елга бирә. Бу акчага агач төзелеш материаллары сатып алырга була. Ул бура яки борыс, такта булырга мөмкин.
Льготалы заем алыр өчен түбәндәге таләпләргә туры килү мөһим: милектә яки аренда килешүе төзелгән җир участогы булу, төзелеш өчен рөхсәт кәгазе, урындагы үзидарә органы карары белән торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуны тану, кредит алу мөмкинлеге бирүче гомум гаилә кереме булу.
Читайте нас: