Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Сәүдә үзәкләре тикшерелә

“Ерак Кемероводагы фаҗига барыбызны датетрәндерде. Шундый ук сәүдә үзәкләре Раевкада да бар, аларның берсендә уенбүлмәсе иң югары катта урнашкан.

“Ерак Кемероводагы фаҗига барыбызны да тетрәндерде. Шундый ук сәүдә үзәкләре Раевкада да бар, аларның берсендә уен бүлмәсе иң югары катта урнашкан. Без балаларыбызның хәвефсезлегенә бернәрсә дә янамавына ышана алабызмы?” – дип сорый гәзитебезнең социаль челтәрдәге төркемендәге яшь аналар.
-Кемерово шәһәрендәге сәүдә-күңел ачу комплексында чыккан зур янгында бик күп кеше һәлак булды. Шуңа бәйле район прокуратурасы республика прокуратурасы кушуы буенча сәүдә үзәкләрен, шул исәптән балаларның ял итү урыннарын, мәдәният һәм спорт объектларын тикшерүне оештырды, - дип җавап бирде район прокурорының өлкән ярдәмчесе Алина ХАФИЗОВА. – Тикшерү чараларына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре дә җәлеп ителде. Анда милек хуҗаларының һәм башка җаваплы кешеләрнең янгынга каршы закон таләпләрен күзәтүе тикшерелә. Хәбәр итү һәм автоматик янгын сүндерү системаларының тиешенчә эшләвенә, эвакуация юлларының булуына һәм уңайлылыгына аерым игътибар юнәлтеләчәк. Тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итәчәкбез.
Читайте нас: