Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Превенар” саклармы?

“Педиатрлар гәзит аша “Превенар” прививкасы турында аңлатмасмы икән?” – дип шалтыратты безгә яшь ана.

“Педиатрлар гәзит аша “Превенар” прививкасы турында аңлатмасмы икән?” – дип шалтыратты безгә яшь ана.
- Соңгы елларда сирәк очраучы һәм хәвефле вируслар түгел, ә гадәти пневмококклар балаларның гомере һәм сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра. Бу бактерияләр антибиотикларның күбесенә көчле иммунитет булдырды, - дип җавап бирә Раевка үзәк район дәваханәсенең участок педиатры Рәмзия Исляева. – Алар дәвалауга бирешми, димәк, балалар сәламәтлеге өчен хәвефле була бара. Иң мөһиме – бала никадәр бәләкәй булса, пневмококк аның өчен аеруча хәвефле санала, чөнки сабыйда иммунитет әле булдырылмаган.
Нәрсә эшләргә? Җавап гади – вакцина ясатырга. “Превенар” прививкасы бүген пневмококка каршы иң ышанычлы вакциналарның берсе булып исәпләнә. Аны 2 айлыктан алып 5 яшькә кадәрге балаларга ясатырга кирәк. Сорауларыгыз булса участок педиатрларына мөрәҗәгать итегез.
Читайте нас: