Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Библиотөн”гә чакырабыз

21 апрельдә Әлшәй биләмәара үзәк китапханәсе һәм аның авыллардагы филиаллары ел саен үткәрелүче “Библиотөн” Бөтенрусия акциясендә катнашачак. Акция чараларының төп темасы – “Китап тылсымы”.

21 апрельдә Әлшәй биләмәара үзәк китапханәсе һәм аның авыллардагы филиаллары ел саен үткәрелүче “Библиотөн” Бөтенрусия акциясендә катнашачак. Акция чараларының төп темасы – “Китап тылсымы”.
-Район үзәгендә һәм авылларда яшәүчеләр өчен төрле танып-белү һәм күңел ачу программалары, осталык дәресләре, күргәзмәләр әзерләнде, килүчеләргә шулай ук Ватаныбызның иң яхшы фильмнары күрсәтеләчәк. “Библиотөн”дә катнашучылар, интеллектуаль викториналарда һәм бәйгеләрдә үз осталыгын һәм белемен күрсәтә ала.
Бу көнне балалар китапханәсе мавыктыргыч библиоквест тәкъдим итә, чара 13 сәгатьтә башлана. Теләге булганнар шулай ук “Туган як турындагы китаплар буйлап сәяхәт” уенында катнаша, “Китап биргән сораулар” әдәбият лотосында уйный, “Маг-селфи” фотомәйданчыгында фотосессия үткәрә һәм “Әдәбият бульварында китап белән очрашу” әдәби-музыкаль кичәсенә килә ала.
Акциядә катнашкан һәр кеше бу чараларда үзе өчен кирәкле һәм файдалы мәгълүмат табыр, дип ышанабыз, - дип хәбәр итте редакциягә биләмәара үзәк китапханә директоры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Луиза АСЫЛГӘРӘЕВА.
Читайте нас: