Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Декларация тапшырырга онытмагыз

Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге матбугат хезмәте 2017 елда алынган керемнәр турында декларацияне 3 майдан да соңламый тапшырырга кирәклеге турында искәртә, аны ничек тиз һәм уңайлы тапшыру алымнары белән таныштыра.

-Физик шәхесләрнең табышына салым буенча декларация тапшыруның иң уңайлы һәм тиз алымы – “Салым түләүченең шәхси кабинеты” интернет-сервисы аша. Бу хезмәт декларацияне җибәрү генә түгел, ә салым инспекциясенә бармый һәм өстәмә рәвештә шалтыратмый гына аны салым органы тикшерүе үтүен күзәтү мөмкинлеге дә бирә.
“Шәхси кабинет”ка түбәндәге өч алым буенча теркәлергә мөмкин:
теләсә нинди салым инспекциясенә яки күпфункцияле үзәкнең теләсә нинди филиалына (бүлекчәсенә) шәхсән барып, логин һәм пароль ярдәмендә;
квалификацияле көчәйтелгән электрон култамга ярдәмендә;
дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында шәхсән расланган исәп язмасы ярдәмендә.
Салым декларациясен салым органына
шәхсән рәвештә мөрәҗәгать итеп яки вәкил аша;
почта аша җибәреп;
күпфункцияле үзәкнең теләсә нинди филиалы (бүлекчәсе) аша тапшырырга мөмкин.
Читайте нас: