Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Яшь аналар өчен

“Әле декрет ялындамын, кызыма бер яшь. Әмма эшкә чыгу турында уйлый башладым инде. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша укып һөнәр ала аламмы икән, мәсәлән, парикмахерлыкка?” – дип сорый яшь ана.

“Әле декрет ялындамын, кызыма бер яшь. Әмма эшкә чыгу турында уйлый башладым инде. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша укып һөнәр ала аламмы икән, мәсәлән, парикмахерлыкка?” – дип сорый яшь ана.
Көньяку-көнбатыш районара халыкны эш бенлән тәэмин итү үзәгенең Әлшәй районы буенча бүлеге җитәкчесе Венера ХӘМИДУЛЛИНА җавап бирә:
- Әлбәттә, тик балагызга яшь ярым булгач кына. Безнең бүлек өч яшькә кадәр бала тәрбияләү буенча декрет ялында булган хатыннарны укырга җибәрә. Әмма берничә шарт бар.
Әгәр сез предприятиедән декретка киткәнсез икән, бала тәрбияләү буенча отпускада булган һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам итүне планлаштырган хатын-кызларны һөнәри әзерләү программасы буенча укыячаксыз. Әгәр инде декрет отпускасына кадәр эшләмәсәгез, балагызга яшь ярым булгач, эшсез кеше буларак, сезгә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Һөнәри әзерлек, яңадан әзерлек яки квалификацияне күтәрү республика бюджеты исәбенә башкарыла, стипендия түләнә.
Парикмахер һөнәренә килгәндә исә, моның өчен алты ай Уфада укырга кирәк. Имтиханны уңышлы тапшырганнан соң махсус квалификация, разряд һәм билгеләнгән үрнәктәге документ бирелә.
Читайте нас: