Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Саумысыз, авылдашлар!”

“Сез быел район сабантуе 2 июньдә була, дип яздыгыз. Ә нинди авылларда якташлар белән очрашулар оештырылачак?” – дип сорый Аксен авылында яшәүче.

“Сез быел район сабантуе 2 июньдә була, дип яздыгыз. Ә нинди авылларда якташлар белән очрашулар оештырылачак?” – дип сорый Аксен авылында яшәүче.
-Авыл биләмәләренең юбилейларына багышланган онытылмас һәм чагу бәйрәмнәр үткәрү матур йолага әверелде, - дип җавап бирә район Советы секретаре Шамил СӘЛИМОВ. – Җәен Слак авылы үзенең 280 еллыгын билгеләчәк. Мәндәнлеләр авылларының 240 еллыгына җыелачак. Воздвиженка авыл Советында быел юбилейлар күп: Осоргино һәм Челноковка авыллары оештырылуга 190 ел тулачак, Чехов исемендәге шифаханә авылы 120 еллык юбилеен билгеләячәк. Ибрай авыл Советының – Акбирде, Кыпчак-Аскар авыл Советының - Бәләкәй Кыпчак, Гәйнәямак авыл Советының – Бүдәньяр, Шафран авыл биләмәсенең Каран һәмТашкичү авыллары да 90 еллык юбилейларын үткәрәчәк.
Мондый тантаналарның әһәмияте бик зур: авыллар төзекләндерелә, күркәмләнә, авыл халкы һәм якташларның берлектәге тырышлыгы белән җәмәгать урыннары, ата-бабалар җирләнгән зиратлар тәртипкә китерелә. Һәм, әлбәттә, күптән күрмәгән туганнар, балачак дуслары һәм авылдашлар белән очрашып сөйләшү күңелләрдә җылы хатирәләр калдыра.
Читайте нас: