Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Туган якта очрашулар

Без гәзиттә авылларда үтәчәк тантаналар турында язган идек инде, оештыру комитетлары бәйрәмнәрне үткәрү көне турында белдерүләр бирә.

Без гәзиттә авылларда үтәчәк тантаналар турында язган идек инде, оештыру комитетлары бәйрәмнәрне үткәрү көне турында белдерүләр бирә. Кайчан һәм нинди авылларда юбилейлар һәм сабантуйлар узачак, дип кызыксына гәзит укучылар.
-10 июньдә Тавричанка һәм Балгаҗы авылларында традицион сабантуй бәйрәме уза, - дип җавап бирделәр район Советында. – Ә икенче көнне, 11 июньдә, Чехов исемендәге шифаханә авылы120 еллык юбилеен билгеләячәк. 16 июньдә яңа кыпчаклылар (Кыпчак-Аскар авыл Советы) авылларының 90 еллыгына җыелачак. 23 июньдә Гәйнәямак авыл Советының Казанка һәм Тукмакбаш авылларында сабантуй була, ә слаклылар авылларына нигез салынуга 280 ел тулуны бәйрәм итәчәк.
30 июньдә Бүдәньяр авылына (Гәйнәямак авыл Советы) – 90 ел, ә Баязит авылында (Ташлы авыл Советы) сабантуй узачак.
Җәйнең соңгы аенда Шафран авыл Советында ике зур дата – Ташкичү һәм Каран авылларының 90 еллыгы. Ташкичүлеләр - 4 августта, каранлылар 5 августта бәйрәмгә җыелачак.
Читайте нас: