Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Онлайн-кассалар өчен салым кайтармасы

“Контроль-касса техникасы куйган өчен салым кайтармасы була дип ишеткән идем, бу дөресме икән?” – дип сорый шәхси малтабар.

“Контроль-касса техникасы куйган өчен салым кайтармасы була дип ишеткән идем, бу дөресме икән?” – дип сорый шәхси малтабар.
-Теркәлгән керемгә бердәм салым системасы яки салым салуның патент системасы буенча эшләүчеләр онлайн кассалар сатып алуга киткән чыгымнарын исәпли ала. Ваклап сату һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшчәнлек алып барган һәм ялланган хезмәткәрләре булган малтабарлар салым кайтармалары алу өчен онлайн кассаларын 2018 елның 1 июленә кадәр теркәргә тиеш, - дип җавап бирделәр Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча 31нче районара инспекциясендә.
-Салым кайтармасы өчен исәпләнгән чыгымнар суммасы һәр касса буенча 18 мең сумнан артмаска тиеш. Шул ук вакытта чыгымнарга контроль-касса техникасы, фискаль тупланма, программалы тәэмин итү кебек җиһазлар сатып алуга киткән, шулай ук аларны көйләү хезмәтләре хаклары да кертелә. Чыгымнар документлар белән исбатланырга тиеш.
Читайте нас: