Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Түләүләр «Мир» картасына күчерелә

1 июльдән бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, шул исәптән пенсионерлар һәм студентларга бөтен түләүләр «Мир» картасына күчерәләчәк.

1 июльдән бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, шул исәптән пенсионерлар һәм студентларга бөтен түләүләр «Мир» картасына күчерәләчәк.
Русия Федерациясе Үзәк банкы Урал баш идарәлегенең Башкортстан Республикасы буенча Милли банк- бүлекчәсе матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, башка түләү системалары картасына ия пенсионерлар халыкара түләү системалары карталарының гамәлдә булу вакыты тәмамлангач, ләкин 2020 елның 1 июленнән дә соңламый, «Мир» картасына күчерелә.
Шул ук вакытта акчаны алу ысулын сайлау тәртибе сакланып кала. Ягъни, пенсионер пенсиясын кулакча белән яки картага бәйле булмаган банктагы исәпкә алырга теләсә, түләүләрне элеккечә алу мөмкинлегенә ия.
Әгәр ул акчаны картага алырга тели икән, аңа «Мир» картасы гына чыгарыла һәм ким дигәндә шундый бер карта аның өчен бушлай, бернинди комиссияләрсез чыгарылырга тиеш.
Милли түләү системасы булган «Мир» картасын барлык банклар да чыгара, гражданин үзенә уңайлы банкны сайлап алырга тиеш, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: