Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ничек ял кәефен бозмаска

Чит илдә ял итү күпләр өчен гадәти хәлгә әйләнде.

Чит илдә ял итү күпләр өчен гадәти хәлгә әйләнде. Әмма көтеп алган ялны бозмас өчен салым органнары бурычларны вакытында түләргә киңәш итә.
- Моннан тыш, сезгә һәм туганнарыгызга карата башкарма производство ачылуы турында белешү дә комачауламый, - дип аңлаталар Федераль салым хезмәтенең БР буенча идарәләгендә:
- Суд приставлары илдән чыгуга вакытлыча чикләүне салым органнары соравы буенча кертә. Әгәр гражданинның түләнмәгән бурычлары булса, аны авиарейска җибәрмәячәкләр.
Бу процедура күп кенә вакытны ала: пеня һәм административ штрафны кертеп, бурычны һәм дәүләт пошлинасын түләргә кирәк булачак. Шуннан гына башкарма производство туктатыла.
Бурычның булу- булмавы турында Федераль салым хезмәте сайтының “Салым түләүченең шәхси кабинеты”нда, “Салымнары түлә” онлайн-хезмәте ярдәмендә, дәүләт хезмәтләре порталы яки Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп белергә мөмкин. Мәгълүматны шулай ук исәптә торган урын буенча салым органында яки 8 (347) 226-38-00 “кызу линия” телефоны аша алырга була.
Читайте нас: