Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Кош-корт өчен үз ихатаң бар

“Раевка үзәгенең Яңавыл бистәсендә участоклар артында хуҗалык эшләре, малларны көтүгә куу өчен махсус юл-аралар калдыру каралган.

“Раевка үзәгенең Яңавыл бистәсендә участоклар артында хуҗалык эшләре, малларны көтүгә куу өчен махсус юл-аралар калдыру каралган. Әмма кайберәүләр бу юлларны уратып алып, анда кош-корт тоталар, печән өяләр. Бу законлымы? Әгәр янгын-мазар чыкса?” – дип хафалана пенсионер ханым.
- Чыннан да, хуҗалык юллары мал куып чыгарырга, шулай ук янгын машиналары үтәргә эшләнгән, - дип җавап бирә Раевка авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары Вадим КИЛЧУРИН. – Аларны уратып алу, төзелеш, печән һәм башка материаллар өеп кую катгый тыела, бу участокны рөхсәтсез куллану булып исәпләнә. Моның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында район басмасының 2018 елның 19 июнендәге 49нчы санында “Җиргә хокукларыңны белү һәм төгәл үтәү зарур” дигән мәкаләдә ачык аңлатыла.
Раевка авыл Советы авыл биләмәсенең Территорияләрне төзекләндерү һәм санитар торышы кагыйдәләренең 22нче статьясында йорт хайваннары һәм кош-кортның милекченең йорт ихатасында гына асралырга тиешлеге күрсәтелгән. Биләмә территориясендә (урам, парк, сквер, аллеяләрдә, шул исәптән хуҗалык юлларында) малларны ирекле йөртү катгый тыела.
Читайте нас: