Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Участокларда карантин үләннәр үсмәскә тиеш

“Һәркөнне район үзәге урамнарыннан үткәндә матур чәчәк түтәлләренә, йорт ихаталарының чисталыгына карап сокланам.

“Һәркөнне район үзәге урамнарыннан үткәндә матур чәчәк түтәлләренә, йорт ихаталарының чисталыгына карап сокланам. Кызганычка каршы, бөтен җирдә дә болай түгел: берничә йорт янында чүп үләне, хәтта карантин үсемлекләр дә үсә, ә алар башка участокларга да күчә бит. Шундый ваемсыз хуҗаларга карата ниндидер чара күреп булмыймы?” – дип сорый район үзәгендә яшәүче бер ханым.
-Чыннан да, район үзәге территориясендә кайбер урыннарда амброзия кебек карантин үлән очрый, - дип җавап бирә Раевка авыл биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары Вадим Килчурин. – Бу агулы үсемлек йорт хайваннарына зарарлы һәм кешеләр сәламәтлегенә дә начар йогынты ясый, чәчкә атканда көчле аллергия бирә, конъюнктивитка, ютәлгә, буылуга китерә.
Амброзиянең таралуына юл куймау һәм югарыда санап үтелгән авыруларны кисәтү өчен авыл халкы үз участокларында һәм йорт яннарында карантин чүп үләннәрен чабарга һәм тамыры белән йолкып ташларга тиеш.
Авыл биләмәсе территориясен төзекләндерү һәм санитар хәлдә тоту кагыйдәләрен бозган гражданнар законга ярашлы җаваплылыкка тарттырыла.
Читайте нас: