Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Хокукны дәүләт теркәве турында

“Йорт төзедек, участок милектә түгел, ә 49 елгаарендага алынган.

“Йорт төзедек, участок милектә түгел, ә 49 елга арендага алынган. Аны оформить итәргә телибез, моның өчен нинди документлар кирәк?” – ди сорый Раевкада яшәүче бер ир.
БР буенча Росреестр идарәлегенең Әлшәй һәм Дәүләкән районнары буенча муниципальара бүлек җитәкчесе Рөстәм Харисов җавап бирә:
- Шәхси торак төзелеше яки шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару (йорт янындагы җир участогында) өчен билгеләнгән участокта урнашкан йорт турында сүз барса, 2020 елның 1 мартына кадәр аны файдалануга тапшыруга рөхсәт хокукын теркәү таләп ителми. Оформить итү өчен нибары кадастр инженерына техник планга заказ бирергә кирәк, ул, үз чиратында, төзелешкә рөхсәт һәм җир участогына хокук бирүче документ булуы белән беррәттән шәхси йортны исәпкә куюга һәм аңа хокукны дәүләт теркәвенә нигез булып торачак. Бу очракта дәүләт пошлинасы 350 сум тәшкил итәчәк.
Игътибар итегез, бакчачылык, яшелчәчелек яки дача хуҗалыгы өчен тәгаенләнгән җир участокларында төзелгән күчемсез милек төзелешенә рөхсәт таләп ителми. Бу очракта техник план җир участогы хуҗасы тарафыннан төзелгән һәм расланган декларация нигезендә эшләнә.
Читайте нас: