Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Иң мөһиме - искәртү

“Эссе көннәрдә энтеровирус инфекциясеннән ничек сакланырга?

“Эссе көннәрдә энтеровирус инфекциясеннән ничек сакланырга? Авыруны искәртү өчен нинди чаралар күрергә кирәк ?” – дип сорый район үзәгеннән бер яшь гаилә.
- Энтеровирус белән авыру очраклары ел саен теркәлә. Бу инфекцияне үзебезнең илдә дә, шулай ук чит илләрдә дә йоктырырга мөмкин, - дип җавап бирә Раевка үзәк район дәваханәсе инфекционисты Наилә Абдрахманова. – Вирус еш кына су коенганда су йотып җибәрү нәтиҗәсендә дә йогарга мөмкин. Ул шулай ук пычрак куллар, уенчыклар, юылмаган яшелчә-җимештән, һава-тамчы юлы белән дә эләгә.
Чир косу, эч китү, эч авыртудан башлана, бер үк вакытта танау тыгыла, ютәл барлыкка килә, тән температурасы күтәрелә. Инфекциянең башка билгеләре дә булырга мөмкин, герпетик ангина күзәтелә, шулай ук табан астына, кулларга, авыз эченә тимгелләр чыга. Авыр очракларда үзәк нерв системасы зарарлана һәм сероз менингиты башлана. Чирнең тәүге билгеләре күренү белән ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Балалар энтеровируска тиз бирешә, ешрак 3 айлыктан алып 10 яшькә кадәр балалар авырый. Кызганычка каршы, бу инфекциягә каршы вакцина юк. Профилактика чараларына килгәндә исә, гади генә шәхси гигиена кагыйдәләрен күзәтү зур роль уйный. Күмәк халык катнашлыгында узган чараларга барырга тырышмагыз. Торак биналарны көненә ике тапкыр җыештырырга һәм еш җилләтергә киңәш ителә.
Читайте нас: