Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Ел ахырын көтеп тормый

“Фатир сатып алдык. Акча да кимеде, әлбәттә. Салым кайтармасын хәзер үк оформить итеп булмыймы икән?” – дип сорый район үзәгендә яшәүче бер ир.

-Торак сатып алганда яки төзегәндә, укуга яки дәвалануга түләгәндә, шулай ук гомерне ирекле страховкалау килешүләре буенча страховка взнослары суммасындагы социаль салым һәм инвестиция кайтармаларын ел азагын көтеп тормый алырга мөмкин, - дип җавап бирделәр Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча 31нче районара инспекциясендә. - Моның өчен сезгә яшәгән урын буенча салым органына гариза һәм чыгымнарны раслаучы документлар тапшырырга кирәк. Яки “Физик шәхесләр өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” аша электрон формада бирергә мөмкин. Сез белдерү кәгазе алачаксыз, аның белән үзегезнең эш бирүчегә мөрәҗәгать итегез.

Салым кайтармаларын алу өчен документлар исемлеге белән www.nalog.ru сайтында “Физик шәхесләр”/”Салым кайтармасын алу” бүлегендә танышырга мөмкин.

Читайте нас: