Әлшәй хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Хөкем ителгәнлек булмау турындагы белешмәне кайдан алырга?

Редакциягә шундый сорау белән район үзәгендә яшәүче бер ир мөрәҗәгать итте.

Редакциягә шундый сорау белән район үзәгендә яшәүче бер ир мөрәҗәгать итте.
- Хөкем ителгәнлек булу (булмау) турында белешмәне Эчке эшләр министрлыгының республика буенча мәгълүмат үзәге бирә.
Үзәкнең кабул итү графигы: дүшәмбе, сишәмбе, җомга – 12 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр, якшәмбе – 10 сәгатьтән 12 сәгатькәчә, шимбә – ял көне. Адресы: Уфа шәһәре, Ленин урамы, 7, Җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе.
Хөкем ителгәнлек булу (булмау) турында белешмәне алу өчен гаризаны Интернет-мөрәҗәгать аша тапшырырга мөмкин, моның өчен БР буенча Эчке эшләр министрлыгының http://02.mvd.ru сайтында “Гражданнар өчен” – “Хөкем ителгәнлек булу (булмау) турындагы белешмәне алуга гаризалар кабул итү” бүлегендә махсус форма тутырырга кирәк. Шулай ук http://www.gosuslugi.ru Дәүләт хезмәтләре порталында да тапшырырга була.
Белешмә мөрәҗәгать иткәннән соң 30 көннән дә соңламый әзер була. Интернет-мөрәҗәгать аша биргән әзер белешмәне алу өчен шәхсән Җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә БР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәгенең гражданнарны кабул итү сәгатьләрендә килергә кирәк. Үзең белән паспорт алып килергә. Белешмә бушлай бирелә.
Хөкем ителгәнлек булу (булмау) турында белешмәне кайда теркәлүгә карамастан Эчке эшләр министрлыгының теләсә нинди якындагы территориаль бүлегендә һәм Күпфункцияле үзәктә дә алырга мөмкин.
Раевка авылы, Ленин урамы, 114 адресы буенча урнашкан Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлеге штабының эш графигы һәм консультация алу тәртибе: дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе – 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр, җомга – 15 сәгатьтән 17 сәгатькәчә эшли, шимбә, якшәмбе – ял көннәре.
Тел. 8 (347) 279-4280, 8 (347) 279-4151.
Дәүләт хезмәтләре порталының кызу линия телефоны: 8-800-100-7010, - дип җавап бирде Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлеге штабы җитәкчесе Гүзәл МОРАТХУҖИНА.
Читайте нас: