Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Беренче тапкыр беренче сыйныфка

“Мәктәпләрдә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар дулкынландыргыч һәм матур узды.

“Мәктәпләрдә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар дулкынландыргыч һәм матур узды. Ел саен балалар санының кимүе генә кәефне төшерә. Менә безнең зур авылда да беренче сыйныфка нибары өч укучы килде. Ә район буенча хәл ничек тора?” – дип сорый Слактан бер ир.
- Кызганычка каршы, демография проблемасы үзен сиздерә. 2018-2019 уку елында гомуми белем бирү учреждениеләрендә 4723 укучы белем алачак, бу үткән ел белән чагыштырганда 44кә азрак. Былтыр мәктәпләргә 581 беренче сыйныф укучысы кабул ителсә, быел тик 430 бала гынакилде, - дип җавап бирделәр безгә район мәгариф бүлегендә.
- Традиция буенча беренче сыйныф укучыларының иң күбе М. Буранголов исемендәге башкорт лицеенда - 108. Әбдрәшит, Слак һәм Нигъмәтулла мәктәпләрендә алар – өчешәр, Красный Клинда – берәү генә. Ташлы һәм Мәндән мәктәпләрендә беренче сыйныфлар бөтенләй юк.
Читайте нас: