Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Субсидия алыр өчен - Күпфункцияле үзәккә

Торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүгә субсидия алуга документларны Күпфукнцияле үзәккә тапшырырга кирәк, дип ишеттем.

“Торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүгә субсидия алуга документларны Күпфукнцияле үзәккә тапшырырга кирәк, дип ишеттем. Әйтегез әле, документларның күчермәсенме яки төп нөсхәсен бирергәме, бу хезмәттә нәрсәләр үзгәрде?” – дип язды пенсионер ханым ВК социаль челтәрендә “Әлшәй хәбәрләре” гәзитенең төркемендә.
- Әйе, хәзер торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия алу өчен күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк, - дип җавап бирде Күпфункцияле үзәкнең Раевка авылындагы бүлекчәсе управляющие Альбина РОМАНЕНКО. – Субсидия алты айга бирелә, хезмәтләр күрсәтүдә үзгәрешләр юк. Документларның төп нөсхәләрен бирергә кирәк. Алар - шәхесне раслаучы документлар, гариза бирүченең һәм барлык гаилә әгъзаларының ИНН һәм СНИЛСы, гаилә составы турында белешмә, банк реквизитлары, торакка хокукны раслаучы документлар. Шулай ук беренче тапкыр субсидия юллаучыларга соңгы айга һәм аны озайтучыларга алты айга торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурыч булу (булмау) турында белешмә яки квитанцияләр, алты айга гаилә кереме турында белешмә, ә керем булмаганда – эш белән тәэмин итү үзәгеннән белешмә һәм хезмәт кенәгәсе, балаларның укуы турында белешмә һ.б.
3-08-05 телефоны буенча, Күпфункцияле үзәкнең https://mfcrb.ru/ сайты аша, шәхсән үзең барып яки дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итүгә алдан язылырга мөмкин.

Читайте нас: