Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Маршрут автобуслары контрольдә

Соңгы вакытта илдә маршруткалар юл һәлакәтләренә еш очрый.

“Соңгы вакытта илдә маршруткалар юл һәлакәтләренә еш очрый. Шушы көннәрдә генә Тверь өлкәсендә ике автобус бәрелешү аркасында 13 кеше һәлак булган! Ә бит бездә дә Уфага, Стәрлетамакка маршрут автобуслары йөрийөри. Аларның хәрәкәте контрольдә тотоламы? Шоферларны юлга чыгарганда тикшерәләрме, пассажирларның хәвефсезлеге турында хәстәрлек күрәләрме? Студент оныкларыбыз өчен борчылабыз”, - дип хәвефләнеп район үзәгеннән ветеран укытучы.
Барлык маршрут автобуслары шоферлары рейс алдыннан тикшерү үтә. Шулай ук республика Дәүләт автоинспекциясе идарәлеге Башкортстанның барлык районнарында даими рәвештә пассажирлар йөртүдә административ хокук бозуларны ачыклауга юнәлтелгән “Автобус” искәртү чарасы үткәрә, - дип җавап бирде Русия Эчке эшләр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлегенең ЮХХДИ бүлекчәсе җитәкчесе Салават КОТЛЫЕВ.
Читайте нас: