Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Башта нотариуска барырга кирәк

Квартираны уртак милек итеп ирем белән ипотекага алдык.

“Квартираны уртак милек итеп ирем белән ипотекага алдык. Ипотеканы ана капиталы белән капладык, хәзер ике балага милек өлеше язарга кирәк. Безгә нотариуска мөрәҗәгать итәргәме яки Күпфункцияле үзәккә барып анда яңа таныклык алырга гына кирәкме? Милеккә барлык хокукларыбыз да бар”, - дип мөрәҗәгать итә район үзәгендә яшәүче ханым.
- Сатып алынган, төзелгән яки ана капиталын кулланып үзгәртеп корылган торак килешү буенча өлеш күләмен билгеләп, ата-ананың һәм балаларның гомум милкенә языла.
Росреестрга өлешләтә милеккә хокукны теркәү өчен мөрәҗәгать итәр алдыннан сездән нотариус раслаган килешү кирәк булачак, - дип аңлатты Росреестрның БР буенча идарәлеге Әлшәй һәм Дәүләкән районнары буенча бүлеге җитәкчесе Рөстәм ХАРИСОВ.
Читайте нас: