Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Милеккә салым кайтармасы автоматик рәвештә исәпләнә

Бу көннәрдә күп кенә әлшәйлеләрдә салымнар, атап әйткәндә, милеккә салым буенча сораулар борчый.

Бу көннәрдә күп кенә әлшәйлеләрдә салымнар, атап әйткәндә, милеккә салым буенча сораулар борчый.
- Барлык физик шәхесләр өчен мөлкәткә салым исәпләгәндә салым базасы һәр торак йортка карата аның гомум мәйданының 50 квадрат метрга кадастр хакы күләменнән киметелә һәм бу квартирага яки торак йортның бер өлешенә – 20 квадрат метрга карата кулланыла. Әгәр сүз бүлмә яки фатирның бер өлеше турында бара икән, салым исәпләгәндә аның 10 квадрат метрыннан салым кайтармасы алырга мөмкин.
Мондый кайтармалар барлык объектларның милкенә салым исәпләгәндә автоматик рәвештә кулланыла. Мәсәлән, кешенең өч квартирасы, бүлмәсе, ике торак йорты бар икән. Бу очракта һәр өч квартирага, бүлмәгә һәм һәр йортка карата салым кайтармасы бирелә. Бу җәһәттән милек хуҗасына салым кайтармасын алу турында гариза белән салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми, - дип аңлаттылар Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча 31нче районара инспекциясендә.
Читайте нас: