Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Инвалидлар өчен махсус билге

Дим авылында яшәүче гәзит укучыбыз “Инвалид” билгесен алудагы яңалыклар турында аңлатуны үтенде.

Дим авылында яшәүче гәзит укучыбыз “Инвалид” билгесен алудагы яңалыклар турында аңлатуны үтенде.
- Русиядә 4 сентябрьдән шоферларга “Инвалид” билгесен бирүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде, - дип хәбәр итә республиканың Гаилә, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте. – Билге руль артындагы беренче, икенче һәм өченче төркем инвалидларга, шулай ук инвалидлар яки инвалид балалар йөртүче шоферларга автомобильләрен туктыалышка бушлай кую хокукын раслый.
”Инвалид” билгесен яшәгән яки булган урын буенча гариза язып медицина-социаль экспертиза бюросында алырга мөмкин. Ул бер ай эчендә эшләнә. Махсус билгеләнгән урыннарда туктарга хокук бирүче бу билге инвалидка гына тапшырыла һәм нәкъ ул йөргән автомобильдә генә кулланылырга тиеш.
Русия Хезмәт министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча медицина-социаль экспертизасының баш бюросы “кызу линия”се телефоны: 8 (347) 286-11-25.

Читайте нас: