Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ана капиталы электрон рәвештә

Хәзер ана капиталына сертификатны кәгазь вариантта да, электрон рәвештә дә алырга мөмкин.

Хәзер ана капиталына сертификатны кәгазь вариантта да, электрон рәвештә дә алырга мөмкин. Электрон сертификатның өстенлекләре турында аңлатуын сорап, без Пенсия фондының Әлшәй районындагы идарәлек җитәкчесе Минеслам ГЫЙЛЬМЕТДИНОВка мөрәҗәгать иттек:

- Ана (гаилә) капиталына электрон сертификат алу өчен Пенсия фонды сайтында “Шәхси кабинет” аша яки дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә мөмкин. Аннары тиешле документларны тапшыру өчен биш эш көне эчендә Пенсия фонды идарәлегенә мөрәҗәть итү зарур. Электрон сертификатның төп өстенлеге шунда, аны алу өчен яңадан мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Пенсия фонды ана капиталы бирү турында карар чыгарганнан соң, электрон сертификат автоматик рәвештә гариза бирүченең “Шәхси кабинеты”на җибәреләчәк. Кирәк булса, аны принтер аша чыгарып алырга мөмкин.

Бүген ана капиталы 453026 сум тәшкил итә.


Фото: Яндекс.
Читайте нас: