Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Йорт юк, ә салым кәгазе килә

Күпләргә сүтелгән иске йортларына да салым кәгазьләре килгән очраклар бар.

Күпләргә сүтелгән иске йортларына да салым кәгазьләре килгән очраклар бар.
- Артык акча түләмәс өчен андый йортларга яки биналарга милек хокукын вакытында туктатырга кирәк, югыйсә мәгълүматлар Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында сакланачак һәм ел саен салым исәпләү өчен Федераль салым хезмәтенә даими рәвештә җибәреләчәк, - дип аңлатма бирде Росреестрның БР буенча кадастр палатасы җитәкчесе Алия МӨХӘММӘДИЯРОВА. – Шуны хәтерегездә тотыгыз, күчемсез милек объектын кадастр исәбеннән төшерү турында гаризаны милекче үзе яки ышаныч кәгазе буенча аның вәкиле генә тапшыра ала. Сезгә шулай ук бу йортның җимерелүен яки сүтеп алынуын исбатларга туры киләчәк. Моның өчен кадастр инженерына мөрәҗәгать итегез, ул йортның гамәлдә булмавы турында раслаучы тикшерү актын әзерли.
Акт һәм гаризаны Күпфункцияле үзәктә яки Росреестр сайтында милекченең “Шәхси кабинеты”нда бирергә була.
фото:Интернет

Читайте нас: